Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Аракчино – Югары Ослан боз кичүе эшли башлады

0

3 километрдан артык озынлыктагы боз трассасы Казаннан Югары Осланга кадәр юлны 62 километрга кыскарта. Иделдәге боз буйлап беренче җиңел машиналар кузгалды.

«Боз кичүе хуҗасы кичүне 22 гыйнварда ачарга булды. Барыннан да элек, без, әлбәттә, барлык кирәкле документларны тикшердек. Аннан соң кичүнең хуҗалары белән бергә тагын бер кат бозның ныклыгын һәм калынлыгын карадык. Ул 25-30 сантиметр тәшкил итә», – дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе Кече суднолар дәүләт инспекциясе үзәге Казан инспекторлык бүлеге җитәкчесе Денис Мокеев.

Ул кичүдәге барлык юл билгеләре һичшиксез үтәлергә тиеш, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук юлдан файдаланыр алдыннан кичүгә кергән җирдә урнаштырылган мәгълүмати аншлаглар белән танышырга киңәш итте.

Коткаручы әйтүенчә, билгеләнгән интервалларны һәм хәрәкәт тизлеген бозу катгый рәвештә тыела. Шулай ук кичүдә тукталып торырга ярамый. Бозга чыгар алдыннан иминлек каешын салырга һәм ишекне бераз ачарга кирәк.

Автотранспортның рөхсәт ителгән авырлыгы 2,5 тоннадан артмаска тиеш.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *