Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

Җәлил бистәсенең «Дуслык» фольклор ансамбле быел үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә

0

Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дәваланучы, ял итүче өлкәннәребезне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Нәвия Гатиятуллина җитәкчелегендәге Җәлил мәдәният сарае каршында эшләп килүче «Дуслык» фольклор ансамбле зур концерт программасы белән шатландырды. Бу хакта «Сарман» сайты яза.

Талантларга бай булган иҗат коллективы тамашачыларның күңелләренә үтеп керерлек матур җырларын, шаян такмакларын, дәртле биюләрен, шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Ансамбль баянчысы Ришат Якупов, җырчылар Айгөл Касыймова, Илүзә Кыяметдинова, Галия Кәнәфиева, Клара Кәлимуллина, Зөлфия Шакирова, нәфис сүз остасы Илгизә Сәлахова катнашында үткән концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән оештырылган хәйрия чыгышлары кысаларында үтте. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмделәр, кабат-кабат сорап, кул чаптылар.

Ял итүчеләргә барлык мөмкинлекләр тудыручы, тырыш һәм үз вазыйфаларын җиренә җиткереп башкаручы «Шәфкать» үзәге җитәкчесе Ландыш Мөхлисуллина «артистларны» шәхсән үзе каршы алды, концерт барышында рәхмәт сүзләрен җиткерде, коллективка иҗат уңышлары теләде. Районыбыз ветераннары, шулай ук күрше районнардан да килеп, сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен әлеге концерт күңел күтәренкелеге, алдагы көннәргә ышаныч өстәде, яшәү мәгънәсе бирде. Ил-көннәр тыныч булсын, кабат күңелле очрашулар насыйп булсын, дигән теләк яңгырады.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *