Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

«Россия чаңгы юлы» массакүләм чаңгы ярышында катнашу өчен теркәлү чарасы башланды

0

Россия күләмендә үткәрелә торган XLIV Ачык «Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашучыларны теркәү чаралары башланды. Гаризалар «Дәүләт хезмәтләре» порталында кабул ителә. Татарстан башкаласында әлеге спорт чарасы 14 февральдә узачак. Бу хакта Казан мэриясе яза.

Казанда ярышлар дүрт мәйданчыкта: «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында, «Дәрвишләр» торак комплексындагы Каенлыкта, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы тугаенда оештырыла.

Старт номерын 9–13 февраль көннәрендә 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Казанның Үзәк стадионындагы матбугат үзәгендә алырга була. Үзең белән медицина белешмәсе булырга тиеш.

«Россия чаңгы юлы» массакүләм ярышында катнашу өчен 12 февральгә кадәр теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, узган сезонда «Россия чаңгы юлы» марафонында 20 меңнән артык казанлы катнашкан.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *