2025 елда татарстанлылар мошенникларга 6 млрд сумга якын акча биргән
2025 елда ТР халкы мошенникларга 5,9 миллиард сум акча биргән. Бу хакта бүген Татарстан Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР Эчке эшләр министры Дамир Сатретдинов әйтте.
Шул ук вакытта мондый җинаятьләр саны берничә ел эчендә беренче тапкыр кими башлады. Сатретдинов сүзләренчә, моның сәбәбе «сим-боксларны» законсыз файдаланган өчен, шулай ук финанслар белән законсыз операцияләр башкару максатыннан хисапларга керү мөмкинлеген тапшырган өчен җаваплылык кертү булган.
Ул шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының башка ведомстволар белән бергәләп мондый җинаятьләргә каршы көрәш буенча өстәмә чаралар күрүе турында сөйләде. Әйтик, мәгълүмати җинаятьләр буенча бүлек идарәгә үзгәртелде һәм хезмәткәрләрнең штат санын арттырды, ә 2025 елда берничә елга беренче тапкыр IT-җинаятьләр саны кими башлады.
