«Гаилә» мәчетендә махсус операциядәге хәрбиләр өчен 1600 пар йон оекбаш бәйләнгән
Казанның «Гаилә» мәчетендә махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм йөзеннән «Гаилә җылысы» дип аталган акция тәмамланды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция кысаларында мөслимәләрне сугышчыларга җылы оекбашлар бәйләргә һәм, гомумән, аларга кирәкле җылы киемнәрне җыеп-тупларга чакырдылар. Мәчет тарафыннан акция 2025 елның 15 декабреннән алып 2026 елның 15 гыйнварына кадәр икенче тапкыр оештырылды.
Акциядә Казан һәм бөтен Татарстан халкы актив катнашты. Нәтиҗәдә «Гаилә»дә якынча 1600 пар йон оекбаш бәйләнде. Бүген мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Татарстан мөфтиятенә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен нәкъ менә шул кадәр җылы бүләк тапшырды.
Моннан тыш, мәхәллә кешеләре мәчеткә кием-салым (футболкалар, шапкалар, перчаткалар һ.б.) һәм бозылмый торган азык-төлек (чәй, чәк-чәк, сохари, кәнфитләр, токмачлар һәм башка ризыклар) алып килде.
Күчтәнәчләр якын арада Диния нәзарәте делегациясе тарафыннан алгы сызыктагы сугышчыларга барып җитәчәк. Диния нәзарәте барлык гуманитар йөкләрне махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга турыдан-туры кулларына тапшыра.
