Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Казанның «Җиңү» торак комплексында су торбасы өзелгән урында авария хезмәте эшли

0

Казанда авария хезмәте белгечләре «Җиңү» торак комплексында су торбасы өзелү нәтиҗәләрен бетерү белән шөгыльләнә. «Татар-информ»га «Су каналы» предприятиесе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, суны туктатканнар, зыян күрүчеләр юк.

«Ремонт эшләре төгәлләнгәнче Җиңү Проспектындагы 139а номерлы йортның 1-4 корпусларында су сүндерелде», - дип сөйләделәр агентлыкка «Су каналы»нда.

«Татар-информ» Казанның «Җиңү» торак комплексында су торбасы өзелү турында хәбәр иткән иде. Шаһитлар социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоларда җир астыннан бәреп чыккан суның парковкадагы автомобильләргә агуы күренә, дип язды агентлык.

«Торбадан салкын су ага, пар суык аркасында барлыкка килгән», - дип аңлаттылар «Су каналы»нда.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *