Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24
25
26
27
28
29
30
31

Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган балыкчыны коткарганнар

0

Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районының Ижевка авылы янындагы Түбән Кама сусаклагычында төнлә югалган балыкчыны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, 61 яшьлек ир-ат кышкы балыкка киткән, әмма караңгылык аркасында кире кайту юлын таба алмаган. Балыкчыны эзләргә коткаручылар һәм участок полиция хезмәткәре чыккан.

Ир-атны таң атканнан соң ярдан 6 км ераклыкта тапканнар. Ул зыян күрмәгән һәм табиблар ярдәменә мохтаҗ булмаган, шуңа күрә коткарылганнан соң туганнарына һәм полициягә тапшырылган.

Коткаручылар кышкы балыкка китүчеләргә кайту маршруты һәм вакыты турында якыннарына хәбәр итәргә, таныш булмаган урыннарга бармаска, үзләре белән пычак, карта, фонарь, ризык, су, дарулар һәм телефон алырга киңәш итә. Шулай ук үз көчеңне һәм сәламәтлегеңне исәпкә алу мөһим – өлкәннәргә еракка һәм ялгыз йөрмәскә киңәш ителә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *