Казанда элеккеге пристав-башкаручы ришвәт алган өчен суд каршында җавап тотачак
Казанда элеккеге пристав-башкаручы ришвәт турындагы эш буенча суд каршында җавап тотачак. Ул башкарма җитештерү эшләрен законсыз рәвештә гамәлдән чыгарган өчен акча алуда гаепләнә. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерү ачыклаганча, 2021-2025 елларда Яңа Савин районы приставы Казанда яшәүче кешегә карата ачылган 1,6 млн сумнан артык күләмдәге берничә башкарма җитештерү эшен алып барган. Ул бу кешедән 62 мең сум күләмендә ришвәт алган һәм җитештерү эшләрен законсыз рәвештә туктаткан.
Соңрак ул шул ук кешедән аның апасына карата чит илгә китәргә планлаштырган өчен кертелгән чикләүләрне гамәлдән чыгарырга булышкан өчен тагын 23 мең сум акча алган.
Җинаять эше судка юлланган.
