Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Сәрия Сабурская татарстанлыларны борчыган мәсьәләләрне атады

0

Узган ел Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына 8 401 мөрәҗәгать кергән. Бу хакта бүген Казанда узган киңәйтелгән йомгаклау утырышында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская хәбәр итте.

«Узган елда мин 52 тапкыр гражданнарны кабул иттем, алар барышында 523 кеше мөрәҗәгать итте», - дип сөйләде ул.

Мөрәҗәгатьләр вакытында күтәрелгән иң актуаль темалар – махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм аларның гаиләләренең хокукларын яклау, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре, хөкем ителгәннәрнең хокуклары, социаль тәэмин итү һәм торакка хокук мәсьәләләре.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Эксперт советының киңәйтелгән утырышы ИТ-паркта уза. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *