Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026

Казанда урамнарны кардан чистартырга комачаулаучы машиналарны эвакуатор алып китә

0

Казанның Киров һәм Мәскәү районнарында тыючы билгеләр янында куеп калдырылган һәм кар чистарту машиналарына комачаулый торган машиналарны эвакуатор белән алып китәләр.

«Мондый автомобильләр урамнарны кардан чистартырга комачаулый һәм хәрәкәтне кыенлаштыра, бигрәк тә тар урамнарда», - дип аңлаттылар Киров һәм Мәскәү районнары администрациясендә.

«Татар-информ» Казанда кар күп булу сәбәпле «Буран» планы кертелү турында хәбәр иткән иде. Ул 30 гыйнварның кичке алты сәгатеннән 2 февральнең төнге унике сәгатенә кадәр дәвам итәчәк. Әлеге план гамәлдә чакта шәһәр урамнарында хәрәкәт чикләнгән булачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *