Добавить новость
smi24.net
World News
Январь
2026

Татарстан Диния нәзарәтендә «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекторий була

0

Татарстан Диния нәзарәтендә мөселман яшьләре һәм барлык теләүчеләр өчен лекцияләр һәм дискуссияләр дәвам итә. Чираттагы очрашу 4 февральдә кичке 18:30 сәгатьтә Татарстан мөфтияте бинасында узачак, дип хәбәр итте республика Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Лекторийның кунагы ислам фәннәре магистры һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең Чистай мохтәсибәтендәге мәгариф бүлеге җитәкчесе Әнәс хәзрәт Шаязданов булачак. Ул «Ир-атның абруе: тыйнаклык һәм чикләр» темасына лекция укыячак. Лекция ислам тәгълиматы контекстында бу кыйммәтләрне төгәл һәм тирәнтен аңларга ярдәм итәчәк, диелә хәбәрдә.

Әнәс хәзрәт тирән академик белемгә генә түгел, бай тормыш тәҗрибәсенә дә ия. Бу очрашу фикердәшләр белән аралашу, сораулар бирү һәм әһәмиятле темалар турында фикер алышу өчен яхшы мөмкинлек булачак.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *