Тукай абый түбәтәе
Тукай абый түбәтәе
Тукай абый түбәтәе
Саклый күпме истәлек.
Аны бөек Тукай кигән!
Уйласаң, ис китәрлек!
Дусты Шәрәф Гыйльметдиннән
Кадерле бүләк бит ул.
Һәр мөселман ир-атына
Бигрәк тә кирәк бит ул.
Шушы түбәтәйне кигән
Фотосы бар Тукайның.
Тирән эз калдырган шәхес,
Бөек улы татарның.
Ул түбәтәй – зур хатирә,
Тукай кулында булган.
Шуны киеп бөек шагыйрь
Күпме әсәрләр язган.
Уч төбе кадәр түбәтәй
Истәлекләргә бик бай.
Тукай даны мәңгелек ул,
Онытмыйк аны шулай!
Сафина Илсөя Булат кызы, 2023 ел.
