Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Рәисе Россия экспорт үзәге генераль директоры белән очрашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия экспорт үзәге (ВЭБ.РФ төркеме) генераль директоры Вероника Никишина белән очрашты. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Яклар шул исәптән республика предприятие-экспортерларына ярдәм итү һәм Татарстан продукциясен тышкы базарларга чыгару мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика икътисады дөньякүләм хуҗалык элемтәләре системасына интеграцияләнгән.

«2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан экспортының гомуми күләме 1 10,56 миллиард сум тәшкил итте. Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә Россия экспорт үзәгенә ярдәм итү алымнары мөһим роль уйный. Безнең хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлеккә булышыр дип ышанам», - диде ул.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Вероника Никишина республиканың югары экспорт потенциалын һәм чит илләр, шул исәптән ислам дөньясы илләре белән партнерлык элемтәләренең үсеш дәрәҗәсен билгеләп үтте.

«Моны исәпкә алып, Россия экспорт үзәге Казанда вәкиллеген ачты. Бу - күптән көтелгән вакыйга», – диде ул.

Элек ТР Гарантия фондында эшләгән Светлана Боброва Казан вәкиллегенең җитәкчесе итеп билгеләнде.

Россиядә Россия экспорт үзәгенең барлыгы 17 вәкиллеге эшли. Алар беркетелгән төбәкләрдә компанияләр белән эшләү, хакимият органнары һәм бизнеска ярдәм итү инфраструктурасы белән үзара хезмәттәшлекне координацияләү, шулай ук экспортка юнәлдерелгән компанияләргә булышу, чимал һәм энергетик булмаган экспорт күләмнәрен арттыруны тәэмин итә.

Казанга сәфәре кысаларында Вероника Никишина шулай ук «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенроссия конференциясендә катнаша, ул 3-5 февральдә уза. Чара экспортка ярдәм итүнең 85 үзәге, Россиянең 45 субъектыннан 50 төбәк хакимият органы, шулай ук 102 кече һәм урта бизнес компаниясе вәкилләрен берләштерде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *