Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Буа районында укытучыларга өстәмә түләү чаралары турында сөйләделәр

0

Педагогик хезмәткәрләргә региональ ярдәм итү безнең районда берничә юнәлешне колачлый. Бу хакта «Байрак» яза.

Беренчесе – югары һәм урта һөнәри уку йортын тәмамлап Буа районына эшкә кайткан яшь педагогларга бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акчалата ярдәм бирелү. Икенчесе – бер ел буена хезмәт хакларына өстәп 5 мең сум күләмендә акчалата ярдәм түләнү. Өченчесе – 1дән 4 елга кадәр эшләүче унике яшь педагог ел саен Буа муниципаль башлыгы исемендәге грантта катнаша ала. Үзләренең тәкъдим иткән эшләре белән җиңүчеләргә 20 мең сум премия түләнә. 2025-2026 уку елына 8 укытучы анда катнашырга теләк белдергән. Дүртенчесе – предметлар буенча олимпиадаларга җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән педагогларга, җиңүләрнең дәрәҗәсенә карап, 5 меңнән 25 мең сумга кадәр түләү каралган. Бишенчесе – бөтенроссия һөнәр осталыгы конкурсының барлык номинацияләрендә нәтиҗәләргә ирешүчеләрне ( җиңүче, призер, лауреат) 2 меңнән алып 5 мең сумга кадәр бүләкләү карала.

Һәр өч юнәлеш буенча – авыл җирлегендәге мәгариф учреждениясендә эшләүче педагогларга , яшь белгечләргә торак арендалау өчен, ведомстволы бүләклүгә лаек булган педагогларга түләү карала.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *