Люция Җәлилова: Икенче дәрәҗәле кешегә карагандай мөнәсәбәт булса да, атамны белеп үстем
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан узган Бөтенроссия фәнни конференциясендә шагыйрьнең олы кызы, кинорежиссер Люция Җәлилова да катнашты. Ул әтисенең тормыш юлы турында фильм өчен сценарийлар язуы, әмма аларның чыгарылмавы хакында сөйләде.
«Мин әтием турында – кешенең бөтен гомер юлы ничек итеп аны батырлыкка алып килүе хакында «Рожденный революцией» исемле сценарий яздым. Бу сценарийны профессорым Сергей Герасимов та, Казан телестудиясе дә хуплады, хәтта өлкә комитеты тарафыннан да яклау тапты. Ләкин, иҗатыма аяк чалган ниндидер «кара көчләр» аркасында, бу картинам чыкмый калды», – дип, гарьләнде ул.
Аның сүзләренчә, җәмгыятьтә аңа карата мөнәсәбәт бик үк гадел булмаган, кайвакыт үзенә «икенче дәрәҗәле кешегә караган кебек» карашларны да татырга туры килгән.
«Иҗади язмышым бик катлаулы булса да, мин шәхес буларак калыплаштым һәм күңелемдә атамның образын горурлык белән сакладым дип саныйм. Миңа карата читтән ниндидер икенче дәрәҗәле кешегә караган кебек мөнәсәбәт булса да, унбер яшемнән үк атамның кем икәнен белеп үстем. Аның исеме аталмыйча, тыелып торган вакытларда да, аның дуслары – шагыйрьләр, артистлар, композиторлар – мине һәрвакыт игътибар, мәхәббәт һәм җылылык белән чолгап алдылар. Алар арасында үземне ятим итеп хис итмәдем», – дип сөйләде Люция Җәлилова.
