Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28

Сургут хатын-кызлары махсус операция зонасына чәк-чәк әзерләп җибәрде

0

Сургут татарлары милли-мәдәни автономиясе вәкилләре, «Ак калфак» татар хатын-кызлар җәмгыяте активистлары узган ял көннәрендә чәк-чәк әзерләү мастер-классы үткәргән. Татлы ризыкны алар махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә җибәрә. Бу хакта Сургут шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Игелекле эшнең оештыручысы һәм җитәкчесе Гөлсинә Фәрит кызы әйтүенчә, аның бу идеясен шунда ук халык күтәреп алган. «Егетләребезнең милли ризыкны аз гына булса да авыз итүләрен, әниләренең кулларын искә төшерүләрен, туган йорт исен һәм баллы чәк-чәк тәмен тоюларын теләдем», - дип сөйли оештыручы.

Чара төрле яшьтәге катнашучыларны җыйган, аларны уртак максат – махсус хәрби операция сугышчыларын өйдән җылы бүләк белән сөендерү берләштергән. Мастер-класска Сургут шәһәре татарлары автономиясе каршындагы якшәмбе мәктәбе укучылары да кушылган.

Мондый чаралар милләтара элемтәләрне ныгытырга һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклап калырга, традицияләрне киләсе буынга тапшырырга ярдәм итә, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *