Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28

«Биектау» сәнәгать паркын 2026 елда ачарга ниятлиләр

0

«Биектау» сәнәгать паркында төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Аны быел төгәлләргә ниятлиләр. Биектау районының йомгаклау сессиясендә муниципалитет башлыгы Равил Хисаметдинов шул хакта хәбәр итте.

«»Биектау» сәнәгать паркы буенча эшләр ахырына якынлаша, һәм быелга билгеләнгән бурыч - килештерүләрне төгәлләү һәм җир хуҗасы белән бергә әлеге мәйданчыкны резидентлар белән тутыру юнәлешендә актив эшләү», – дип белдерде ул.

Биектау районында ике шәхси сәнәгать паркы эшли, әмма аларның мәйданнары инвесторларның ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Бу бурычны хәл итү максатыннан узган ел яңа предприятиеләр урнаштыру өчен территория булдыру ниятеннән биш җир кишәрлегенең категориясен үзгәртү буенча документлар әзерләнде, дип аңлатты Хисаметдинов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *