Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2026

Казанның Шәрык клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль кичә була

0

5 мартта, 19:00 сәгатьтә, Казанның Шәрык клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган музыкаль кичә узачак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Концерт татар халкының күңел дөньясын, музыкаль мирасының асылын саклаган «Моңлы тарих» циклы кысаларында үткәреләчәк.

Музыкаль кичәдә Гөлназ Гарифуллина, Булат Закиров, Зөлфия Сәфәргулова, Гөлназ Рәшитова, Руслан Габбасов, Рәмилә Җамалова, Зөһрә Вәлиуллина, Гөлдания Зиннәтова, Ислам Фәттахов, Әнвәр Дәүләтшин, Камилә Шәмсиева, Ләйсән Исханова, Эмилия Шәмсетдинова һәм Энҗе Аксенованың чыгышлары көтелә:

Махсус кунаклар - Рәйхан Габдуллина, Айрат Шамс, Айгөл Зәйнуллина, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреатлары Динә Закирова һәм Илүсә Хуҗина, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәтов һәм Фәнис Җиһаншин.

Концертмейстерлар - Вероника Лобарева һәм Татарстанның атказанган артисты Әсхәт Кәримов. Сценарий авторы – Ландыш Гобәйдуллина. Проект авторы – Гөлдания Зиннәтова.

Концертны Раил Харисов алып бара.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *