Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2026
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ирина Белых Татарстанның урта һөнәри белемне үстерү өлкәсендәге тырышлыгын билгеләп үтте

0

Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтүгә юнәлтелгән федераль экспериментны гамәлгә ашыруга җитди әзерлек күрсәтә. Бу хакта Дәүләт думасының Мәгариф комитеты рәисе Ирина Белых белдерде. Проектка хакимиятнең барлык дәрәҗәләре һәм барлык мәгариф структуралары игътибар итә, дип ассызыклады ул.

«Югары вазифаи затның позициясе мөһим. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов урта һөнәри белемгә зур игътибар бирә. Безгә хаталар ясамау һәм балаларга киләчәктә зыян китермәү мөһим», - дип өстәде комитет рәисе.

Белых билгеләп үткәнчә, эксперимент – бу юлның башы гына.

Комитетка парламент контролен тәэмин итү генә түгел, ә проект уңышлы булсын өчен булдыра алганча ярдәм күрсәтү мөһим, дип белдерде ул.

Белых Россия мәгариф министры урынбасары Владимир Желонкин белән бергә Казан радиомеханика көллияте аудиторияләрен карады һәм җитәкчелек белән һөнәри белемне үстерү өчен киләсе адымнар турында фикер алышты.

Исегезгә төшерик 2026 елда республикада һәм илнең тагын 11 төбәгендә тугызынчы сыйныф укучыларына бары тик ике генә мәҗбүри имтихан – рус теле һәм математика фәннәрен генә тапшыру мөмкинлеге биреләчәк. Бу имтиханнар белән укучылар билгеле бер көллиятләр һәм техникумнарга укырга керә алачак. Татарстанда экспериментка 51 урта һөнәри белем бирү учреждениесе һәм 40 һөнәр кертелгән.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *