Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда Тельман урамындагы борынгы торак йортны реставрацияләячәкләр

0

Татарстан Республикасы Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Тельман урамы, 24 адресында урнашкан төбәк әһәмиятендәге һәйкәлне реставрацияләү турындагы проект документациясен кабул итте. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сүз Н.Л.Перельштейнның 1908 елда төзелгән модерн стилендәге ике катлы йорты турында.

Бина XX гасыр башы архитектурасы белән аерылып тора. Йортның фасадында биш тәрәзә, зур балкон бар, шулай ук бинаның уң ягыннан арка ясалган. Йорт декоратив элементлар белән бизәлгән. Реставрация проекты югалган детальләрне тулысынча торгызуны һәм бизәлешнең тарихи элементларын саклап калуны күздә тота.

Башта бина шәхси йорт буларак кулланылган, әмма 1947 елдан соң аны коммуналь фатирлар итеп үзгәртеп оештырганнар. Реставрация эшләре объектның киләчәк буыннар өчен саклануын тәэмин итәчәк.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин планлаштырылган эшләрнең шәһәр өчен әһәмиятле булуын ассызыклады. «Бу – һәйкәлнең тарихи кыяфәтен кайтару өчен уникаль мөмкинлек», - диде ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *