Татарстан Дәүләт Советы депутатлары аятолла Хаменеи үлеме сәбәпле кайгы уртаклашты
Дәүләт Советы депутатлары Америка-Израиль агрессиясе нәтиҗәсендә Иран Ислам Республикасының Бөек лидеры аятолла Али Хаменеи һәм аның гаилә әгъзаларының фаҗигале үлеме уңаеннан Иран халкының кайгысын уртаклашты. Бүген Иранның Казандагы Генераль консуллыгында парламентарийлар кайгы уртаклашу китабында язу калдырдылар, шулай ук чәчәк салу тантанасында катнаштылар, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
«АКШ һәм Израильнең гомумкешелек кыйммәтләрен таптап үткән, Иранның рәсми затларының, балаларның үлеменә китергән, Ислам Республикасының йөзләгән тыныч халкына акылга сыймаслык газаплар китергән агрессиясе безнең йөрәкләрдә тирән хәсрәт булып чагыла. Без, бөтен Россия Федерациясе белән бергә, хәрби хәрәкәтләрне кичекмәстән туктату һәм халыкара хокук нигезендә булган каршылыкларны җайга салу максатыннан сәяси-дипломатик процесска кайту яклы. Рахбар Хаменеиның туганнарына һәм якыннарына, Иран Ислам Республикасы халкына чын күңелдән теләктәшлек сүзләрен җиткерәбез. Барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын телибез», – дип билгеләп үтелә кайгы уртаклашуда.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йөкләмәсе буенча текстка Парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Ногаев, Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Ринат Фазылов, Дәүләт Советы депутатлары Камил Гыйльманов, Мәгъсүм Сәлахов һәм Ренат Вәлиуллин үз имзаларын куйдылар.
Татарстан парламентарийлары чын күңелдән туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгыларын уртаклаштылар, барлык зыян күрүчеләрнең тизрәк савыгуларын теләделәр.
