Алабугада «Ялкын» журналы призларына көрәш буенча Татарстан беренчелеге узачак
26-28 мартта Алабуга шәһәренең Җиңел атлетика манежында «Ялкын» журналы призларына 2010-2011 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узачак.
15-16 яшьлек егетләр арасындагы ярышларда республика шәһәр һәм районнарыннан килгән көрәшчеләр 9 авырлык үлчәвендә (45 килограмм, 50 килограмм, 55 килограмм, 60 килограмм, 65 килограмм, 70 килограмм, 75 килограмм, 80 килограмм һәм 100 килограмм) бил алышачак.
Чараны Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе, ТР Спорт министрлыгы һәм Алабуга муниципаль районы җитәкчелеге оештыра. Чемпионатның беренче көнендә – беренчел әйләнешләр, икенче көнендә ярымфинал һәм финал ярышлары көтелә. Ярышларның баш хөкемдары итеп Булат Хәбибрахманов билгеләнгән.
