Добавить новость
smi24.net
World News
Март
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 7 миллион сум акча откан

0

Уфада яшәүче ир-ат лотереяга 7,1 миллион сум акча откан. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы лотерея үзәге матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Ир-ат моннан алдагы отышлардан кергән акчага билет сатып алган. Билетны үзе сайламаган, ә сатучыдан очраклы билетны бирүен үтенгән. Сайтта һәм лояльлек программасында теркәлмәгән булганга, абыйсының телефон номерын атаган. Шуңа күрә отыш турындагы шатлыклы хәбәрне дә аңа туганы хәбәр иткән.

Ир-ат икмәк-күмәч әйберләре җитештерү предприятиесендә оператор булып эшли. Буш вакытында бакчада шөгыльләнә һәм балыкка йөри. Ул лотереяга откан акчаны ипотека һәм кредитларын түләүгә сарыф итәргә ниятли. Ә калган акчага сәяхәт итәргә тели.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *