Добавить новость
smi24.net
World News
Февраль
2016

Иске Иштирәк укучылары КВНда катнашкан, татлы ризык белән сыйланган

0
Февраль  аенда Иске Иштирәк  мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы уза, дип хәбәр итәләр мәктәптән.
 4 февраль көнне рус теленнән “Лингвистик КВН “ үтте. 7-8 сыйныф укучылары арасында кызыклы бәйге булды. Биремнәрне рус теле укытучысы Җиһангирова Н.Р. әзерләде.Укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. ”Знатоки” командасы 38 балл белән җиңү яулады, ә “Лингвисты” командасы бер ничә балл белән оттырдылар. Грамматик биремнәрдән тыш алар үзләренең артистлык осталыкларын да күрсәттеләр.
Һәр ярышта да җиңүче була бит, ә җиңүчеләрне бүләкләргә кирәк. Бу юлы безгә бүләкләрне Иске Иштирәк авылының “Наилә” кибете хуҗасы Нәҗипова Наилә бирде. КВН беткәннән соң, укучылар бергәләп, тәмле-татлы ризыклар белән сыйландылар. Без Наилә ханымга зур рәхмәтебезне белдерәбез.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *