Добавить новость
smi24.net
World News
Апрель
2016

Файдалы коктейльләр

0

Яз – авитаминоз вакыты. Әйдәгез, файдалы коктейльләр ясарга өйрәнәбез.

·        Кишер + имбирь+ алма – иммун системасын ныгыта.

·        Алма + кыяр+ сельдерей – холестеринны киметә, баш авыртуыннан, ашказаны эшчәнлеге бозылуыннан коткара.

·        Помидор + кишер + алма – тән төсен яхшырта, авыздан килгән начар исләрне бетерә.

·        Ачы борыч + алма + сөт – авыздан килгән начар исләрне бетерә, тән температурасын төшерә.

·        Әфлисун + имбирь + кыяр – тәннең төсен һәм дымлылыгын яхшырта, тән температурасын төшерә.

·        Ананас + алма + карбыз – артык тозларны чыгарырга булыша. Сидек куыгына һәм бөерләргә уңай йогынты ясый.

·        Алма + кыяр + киви – тән төсен һәм дымлылыгын яхшырта.

·        Груша + банан – кандагы шикәр микъдарен көйли.

·        Кишер + алма + груша + манго – тәннең эчке җылылыгын күтәрә, токсиннарга каршы торуны арттыра, кан басымын төшерә.

http://www.chelny-rt.ru/ru















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *