Добавить новость
smi24.net
World News
Апрель
2016

Әлки районы өч яшь спортчысына “Спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелде

0

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы приказы нигезендә районыбызның өч яшь спортчысына “Спорт мастерлыгына кандидат” разряды бирелде.

Соңгы елларда киокусинкай каратэ спорты районда зур популярлык алды. Тренер Андрей Зиньков дәресләрен алучы яшь спортчыларыбыз республика, Идел буе зонасында, хәтта Россия күләмендә зур җиңүләргә ирешкәннәр.

Спортчыларыбызның соңгы ярышларда ирешкән уңышларын искә алып Никита һәм Андрей Зиньков (Базарлы Матак), Яна Филиппова (Түбән Колчурино) “Спорт мастерлыгына кандидат” разрядлары бирелде.

Шулай ук министрлык приказы нигезендә 1 нче спорт разряды Николай Абасевка бирелде. Николай чаңгы спорты белән җитди шөгыльләнә. Зур турнирларда җиңүләр яулады. Аның тренеры Михаил Леонтьев. Яшь спортчыларыбызны дәрәҗәле исемнәре белән котлыйбыз. Алга таба да спортта зур җиңүләр телибез.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *