Добавить новость
smi24.net
World News
Май
2016

2018 елдан соң Россиядә керем һәм өстәмә кыйммәткә салым артырга мөмкин

0

Россия хакимият вәкилләре 2018 елдан соң салым системасына үзгәрешләр кертергә җыена. Бу хакта исемнәре аталмаган Россия түрәләренә сылтама белән Wall Street Journal газетасы язып чыккан.

Хак булса, президент сайлауларыннан соң керем һәм өстәмә кыйммәткә салымның (НДС) артуын көтәргә кирәк икән. Фаразланган үзгәрешләр хакимияткә нефть бәясе төшү аркасында килеп туган бюджет проблемасын хәл итәргә булышачак, диелә. "Хәзер халыкка тискәре йогынты ясамаслык итеп салымны арттыру турында сөйләшүләр алып барыла", – дигән газетаның үз чыганагы.

Салым күләменең күпмегә артачагы хакында төгәл әйтелми.

 

http://www.saby-rt.ru/tt/hbrl/item/10817















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *