Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2014

Алҗыган көенчә рульгә утырырга ярамый

0

23 август көнне Мәскәү-Уфа М-7 “Волга” автомобиль юлының 884 километрында чит ил машинасын йөртүче (Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче) аэропортттан кайтып килешли, алҗыган хәлдә руль артында йокыга китә. 

Идарәне югалткан машина каршы як хәрәкәт полосасына чыгып икенче бер чит ил машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә икенче машина юл читенә төшеп каплана. Арткы утыргычтагы хатын-кыз шунда ук һәлак була. Машина йөртүче, җиде яшьлек кыз бала, унҗиде яшьлек егет авыр тән җәрәхәтләре белән республика клиник больницасына китереләләр. Пассажирларның өчесе дә куркынычсызлык каешы каптырмаган булалар. Алар барысы да Пермь краеның Горнозаводск шәһәрндә яшәүчеләр.

Ару, алҗау–машина йөртүченең төп дошманы инде. Алҗыган хәлдә юлдагы ситуацияне контрольдә тоту бик кыен. Ә руль артында йокыга киткән шофер күп очракта юл-транспорт фаҗигасе ясый. Нәтиҗәдә бер гаепсез кешеләр зыян күрә. Автомобильчеләр арыган хәлдә руль артына утырмагыз, үзегезнең генә түгел, башка кешеләр гомере, сәламәтлеге өчен дә җаваплы булуыгызны онытмагыз.

 















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *