Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2014

«Халык участковые» акциясе старт ала

0

11 сентябрьдән «Халык участковые» Бөтенроссия конкурсы башлана.

Ул халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, иң яхшы участковыйларны ачыклау максатын күздә тотып Россия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Җиңүчеләр онлайн-тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнәчәк.

Конкурс өч этапта үтә. Беренчесе – район дәрәҗәсендә 11 сентябрьдән 20 сенә кадәр үтәчәк. Икенче этапта 7 октябрьгә кадәр беренче этапта җиңүчеләр турындагы мәгълүмат әзерләнеп, ул төбәк дәрәҗәсендә җиңүчеләрне ачыклау өчен халыкка җиткереләчәк. Онлайн-тавыш бирү 7 октябрьдән 16 сына кадәр дәвам итәчәк. Соңгы этап Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми Интернет-сайтында онлайн-тавыш бирү юлы белән 1-10 ноябрьдә үтәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү Полиция участок уполномоченные көне алдыннан тантаналы шартларда үткәреләчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *