Добавить новость
smi24.net
World News
Сентябрь
2014

Әлмәт районында таудан төшкәндә трактор капланган

0

Бәхетсезлек очрагы эш вакытында предприятиедә килеп чыга. “Кичүчат” җәмгыяте хезмәткәрләре тракторда таудан төшкәндә капланганнар. 

Нәтиҗәдә бер әлмәтленең умыртка сөягенә зыян килә. Хәзерге вакытта бу уңайдан тикшерү эшләре бара.

Татарстанда узган атнада хезмәт урынында теркәлгән бәхетсезлек очрагы моның белән генә чикләнми. Буада “Ак Барс”  җәмгыятендә ат түшкәсен күтәргән вакытта штырь-фиксатор ычкынып китеп, терлекчене яралый, башына зыян килә. “ДорСтройКазан”  җәмгыятендә йөк төягеч машинисты машинага май салганда таеп егыла һәм шулай ук умырткасына зыян сала.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *