Добавить новость
smi24.net
World News
Октябрь
2014

Микроспория белән авыручылар арткан

0

Зәйнең санитар-эпидемиология гигиена үзәге мәгълүматлары буенча, район территориясендә микроспория авыруының артуы күзәтелә. 9 айлык күрсәткечләр буенча,үткән елга карый авыручылар саны 3,6 мәртәбә арткан. Ягъни 2013 елда 8 очрак теркәлсә, 2014тә 29 очрак. Иң күп авыручылар сентябрь аенда теркәлгән. Авыручыларның 72,5 проценты балалар. Микроспория авыруын йоктыручы балигъ булмаган яшьтәгеләр 6 балалар бакчасында, 9 гомумбелем бирү мәктәбендә ачыкланган. Тикшерүләрдән күренгәнчә, авыруны йоктыру чыганаклары йорт хайваннарыннан  һәм хуҗасыз эт-мәчеләрдән дип билгеләнгән. Хәзерге вакытта барлык урыннарда әлеге авыруны бетерү буенча профилактик чаралар алып барыла. 















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *