Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Новости за 26.12.2025

Депутат Россиядә ни өчен беркайчан да алты көнлек эш атнасына күчмәячәкләрен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

Россиядә алты көнлек эш атнасына күчү беркайчан да булмаячак, чөнки бу хезмәт законнарына каршы килә. Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенконың алты көнлек эш атнасына күчү турындагы тәкъдимен шәрехләп, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб әнә шундый фикере белән уртаклашты.

Читать дальше...

Тишков Татарстан этнология мәктәбен уңышлы һәм уникаль дип бәяләде

Tatar-inform.tatar 

Казан федераль университеты каршында оештырылган Татарстан этнология мәктәбе Россиянең мәдәни төрлелеген тирән аңлаучы профессионаллар әзерли. Бу фикерне тарихчы, этнолог һәм социаль антрополог Валерий Тишков «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында белдерде.

Читать дальше...

Җәлил хәзрәт: Яңа елны Коръән укып, хәләл табын әзерләп каршылаудан куркырга кирәк түгел

Tatar-inform.tatar 

«Без үзебез Яңа елны каршыламыйбыз, беркайчан да каршыламадык, ул гадәткә кергән инде. Ләкин каршылаган кешегә сүз әйтмибез. Яңа елны гына түгел, теләсә кайсы бәйрәмне өстәлгә хәмер куеп үткәрү дөрес түгел. Ә Коръән укып, вәгазь сөйләп, хәләл табын әзерлисең икән, куркырга кирәк түгел. Төп бәла – харам ризыкта, харам эчемлектә. Матур, хәләл өстәл ясап, туганнарың белән җыелып утыруда нинди куркыныч бар?

Читать дальше...

Татарстан депутатлары Лисичанск, Рубежноеда яшәүчеләргә ярдәмгә 1,6 млн сум акча җыйган

Tatar-inform.tatar 

ТР Дәүләт Советы депутатлары һәм хезмәткәрләре махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Татарстан карамагындагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләре халкына ярдәм итү өчен быел 1,6 млн сум акча җыйган. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов: 2025 елда Татарстанның фәнни-мәгариф комплексы лаеклы эш нәтиҗәләре күрсәтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмалары җитәкчеләре белән традицион очрашу уздырды. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан спортчысы Марта Мартьянова фехтование буенча Россия Кубогында беренче урынны яулады

Tatar-inform.tatar 

Казан рапирачысы һәм олимпия чемпионы Марта Мартьянова фехтование буенча Россия Кубогында шәхси беренчелектә өченче тапкыр җиңү яулады. Ярышлар Смоленскта узган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

«Манзара» спорт премиясе нинди форматта узачагы билгеле

Tatar-inform.tatar 

18 гыйнварда Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда чираттагы «Манзара» спорт-музыкаль премиясе узачак. Тантана кысаларында тамашачыларны мавыктыргыч көрәш бәйгесе һәм зур шоу-программа көтә. Ярышлар «стенка на стенку» форматында һәм шәхси зачетта узачак. «Стенка на стенку» форматында ике команда – Казанның «Зилант» командасы һәм Чаллы шәһәре җыелма командасы көч сынашачак.

Читать дальше...

Гыйльметдинов: Татарстан - дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда үрнәк булып тора

Tatar-inform.tatar 

Россиядә 1 гыйнвардан дәүләтнең милли сәясәте буенча яңа Стратегия гамәлгә керәчәк. 2012 елдан 2025 елга кадәр гамәлдә булган стратегиянең Татарстан Республикасында үтәлеше нәтиҗәләре турында «Татар-информ»дагы матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов сөйләде.

Читать дальше...



Экология министрлыгы: Татарстан соңгы 8 елда экологиягә 106 млрд сум инвестиция кертте

Tatar-inform.tatar 

Соңгы сигез елда Татарстанда табигатьне саклау проектларына 106 млрд сум инвестиция кертелгән. Бу хакта бүген журналистларга ТР Экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

Читать дальше...

Гөлүсә Закирова: Геройларны алгы сызыкта гына эзләргә кирәкми, алар янәшәдә

Tatar-inform.tatar 

Патриотик юнәлештәге беренче ачык «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының «Повесть» номинациясендә татар телендә I урынны яулаган язучы, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова әсәренең язылу тарихы һәм бәйгенең әһәмиятлелеге турында сөйләде. Бу хакта ул «Татар-информ»да «Геройлар янәшәдә» әдәби конкурсының икенче тапкыр үткәрелүенә багышланган матбугат очрашуында әйтте.

Читать дальше...

Эпидемиолог гриппның ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк булган билгеләрен атады

Tatar-inform.tatar 

Гриппның авыр симптомнары барлыкка килгән очракта ашыгыч медицина ярдәме бригадасын чакырырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Читать дальше...

2025 ел: без кемнәрне югалттык?

Azatliq.org 

Узып баручы елны милли хәрәкәт активистлары да, шагыйрь, язучылар, җырчылар да вафат булды. Бүген татар-башкорт дөньясында йолдыз булып балкып, татар һәм башкорт дип йөрәкләре типкән, әмма бакыйлыкка күчкән шәхесләрне искә алабыз.

Татарстан мәктәпләрендә грипп һәм ОРВИ сәбәпле, 99 сыйныф ябылган

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көнгә Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу сәбәпле 99 сыйныф ябылган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Читать дальше...

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы «Автодор» идарәсенә тапшырылды

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлы «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсенә тапшырылган. Хәзер бу юлдан йөрү түләүле булачак. Түләүне 30 декабрьдән 31 декабрьгә төн уртасында кертәчәкләр, дип хәбәр итә дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Барлык медицина учреждениеләрендә грипп һәм ОРВИ таралганга чикләүләр кертелде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда ОРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанның барлык медицина учреждениеләрендә чикләүләр кертелде. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстан мәчетләрендә каникулда укучылар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак

Tatar-inform.tatar 

Кышкы каникул чорында Татарстан мәчетләрендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Малайлар һәм кызлар өчен ислам фәннәре нигезләрен, әхлакый тәрбия һәм сәламәтлекне ныгытуга юнәлдерелгән дәресләрне үз эченә алган белем бирү һәм ял итү программасы әзерләнгән. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңгәрдә Ирек Миңнәхмәтовның 45 еллыгына багышланган Хәтер кичәсе узды

Tatar-inform.tatar 

Саба районы Миңгәр авылында танылган эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе Ирек Миңнәхмәтовның 45 еллыгына багышланган кичә узды. Чараны Миннәхмәтовлар гаиләсе оештырды, анда күпсанлы кунаклар: Миңнәхмәтовның хезмәттәшләре, медиа тармагы вәкилләре, эшмәкәрләр, спортчылар һәм аны якыннан белгән башка бик күпләр чакырылды.

Читать дальше...

Татарстан Лисичанск һәм Рубежное балаларының Яңа ел хыялларын тормышка ашырды

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел алды көннәрендә Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә «Теләкләр чыршысы» утлары кабынды. Бөтенроссия хәйрия акциясе кысаларында биредә концертлар узды, анда һәр бала үзенең кадерле бүләген алды. Күркәм традиция буенча Татарстан Республикасы балалар өчен чын бәйрәм оештырды, аларның яңа ел теләкләрен чынга ашырды.

Читать дальше...

Онищенко Россиянең алты көнлек эш атнасына күчүен яклады

Tatar-inform.tatar 

Россия Фәннәр академиясе академигы һәм Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко илнең алты көнлек эш атнасына күчүе өчен чыгыш ясады. Аның фикеренчә, бу икътисад үсеше өчен кирәк, ә гражданнарның кәефендә мондый график чагылыш тапмаячак. Аның сүзләрен «РИА Новости» китерә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *