Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Новости за 29.12.2025

Үзбәкстан һәм Татарстан Шиһабетдин Мәрҗани турында уртак фильм төшерә башлады

Tatar-inform.tatar 

2025 елның 25 декабрендә Үзбәкстанда күренекле татар дин белгече, галим һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында «Укытучы» дип аталган нәфис фильм төшерә башлады. Тамашачы галимнең балачагы ничек узганын, шулай ук аның Бохара һәм Сәмәркандта (ул анда фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый) белем алуын күрәчәк.

Читать дальше...

Татарстан синоптиклары гыйнвар аенда кар күп явачак дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

2026 елның гыйнварында Татарстанда уртача һава температурасы климат нормасы чикләрендә булыр дип көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

Синоптиклар фаразлавынча, Казанда уртача айлык температура -10 градус, республика буенча -10,9 градус тәшкил итәчәк, бу күпьеллык күрсәткечләргә туры килә.

Шул ук вакытта, гыйнварда явым-төшем күләме климат нормасыннан югарырак булыр дип фаразлана. Читать дальше...

Казанда шәхси йортта чыккан янгында 45 яшьлек ир-атның гомере өзелгән

Tatar-inform.tatar 

Казанның Совет районы Чабакса торак массивында Мәктәп урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгынның мәйданы 80 квадрат метр тәшкил иткән.

Читать дальше...

5 гыйнварда Кукмарада «Кукмара итекләре» Бөтенроссия фестиваль-ярминкәсе узачак

Tatar-inform.tatar 

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2026 елның 5 гыйнварында Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак. Кукмара районының төп мәдәни брендларыннан берсенә әверелгән кышкы бәйрәм «Күрше» фестиваленең кышкы сезоны, район хакимияте һәм Кукмара киез итек комбинаты ярдәмендә узачак.

Төп чараларны үткәрү урыны итеп Комсомол мәйданы билгеләнгән. Биредә халык һөнәрчелеге ярминкәсе эшләячәк, анда Кукмараның данлыклы киез итекләрен... Читать дальше...

Казанның җир өсте җәмәгать транспорты Яңа ел төнендә төнге икегә кадәр эшләячәк

Tatar-inform.tatar 

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Казанда җәмәгать транспорты 31 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр ял көне графигы нигезендә эшләячәк. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.

«Яңа ел төнендә шәһәр җир өсте транспортының пассажирлар иң күп файдалана торган маршрутлары эше - 2:00 сәгатькә, ә метрополитен эше 24:00 сәгатькә кадәр озайтылачак», – диде Шакиров.

Ул билгеләп үткәнчә, 7 гыйнварда Раштуа бәйрәме уңаеннан махсус автобуслар биреләчәк. Читать дальше...

Казанның Восстание урамында ут капкан фатирдан өлкән яшьтәге ир-атны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

Казанның Восстание урамындагы 23нче йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, икенче каттагы ике бүлмәле фатирда әйберләргә ут капкан.

Читать дальше...



Путин балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафларны арттырды

Tatar-inform.tatar 

Россия Президенты Владимир Путин балаларны машинада йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен штрафларны 200 мең сумга кадәр арттыру турындагы законны раслады. Документ рәсми хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

Татарстаннан 113 махсус операция хәрбие баласы Кремль чыршысында булды

Tatar-inform.tatar 

Татарстаннан 113 махсус операция хәрбие баласы Кремль чыршысында булды. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Чара Дәүләт Кремль сараенда узды.

Читать дальше...

Менделеевск хәрбие «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде

Tatar-inform.tatar 

Эшлекле дүшәмбедә Менделеевск районы башлыгы Роберт Искәндәров гвардия өлкән лейтенанты, инженер-сапер батальонының инженер-юл ротасы командиры Руслан Минхаҗевка бирелгән югары дәүләт бүләге турында сөйләде.

Читать дальше...

Казан Россиянең Яңа елга иң матур бизәлгән мегаполислары өчлегенә керде

Tatar-inform.tatar 

Казан Яңа елга иң матур бизәлгән мегаполислар рейтингында өченче урын яулаган. Бу SuperJob үткәргән миллионлы шәһәрләрдә яшәүчеләрне сораштыру нәтиҗәләреннән билгеле булды. Татарстан башкаласының бәйрәм бизәлеше мөмкин булган 5 баллдан 3,89 балл җыйган.

Читать дальше...

Путин Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көнен гамәлгә куйды

Tatar-inform.tatar 

РФ Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы чорында Совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көнен гамәлгә куйды. Документ РФ хокукый актлар порталында урнаштырылган.

Читать дальше...

В Нурлате праздник «В нашем дружном дворе» дал старт зимнему фестивалю добрососедства «Курше»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

<p>В Нурлате дан старт серии зимних праздников в рамках республиканского фестиваля добрососедства &laquo;Курше&raquo;, который является частью масштабного проекта &laquo;Зима в Татарстане&raquo;.</p>

Чаллыда 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган

Tatar-inform.tatar 

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә шәһәрнең 2025 елгы эшенә йомгак ясады. Төзелеш тармагы югары темпларны саклый: 290 мең квадрат метрга якын торак файдалануга тапшырылган, еллык план үтәләчәк. Квалификацияле белгечләрне җәлеп итү өчен КАМАЗ микрорайонында аренда йортлары төзү дәвам итә.

Читать дальше...

«Интертат» электрон газетасына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

«Интертат» электрон газетасы редакциясе коллективына яңа баш мөхәррир тәкъдим ителде. Яңа елдан газетаны «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең махсус проектлар директоры Рөстәм Гәрәев җитәкләячәк.

Читать дальше...

Казанның Мәскәү районындагы кайбер йортларда вакытлыча суны сүндерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

Рәхимов урамындагы суүткәргечтә авария булу сәбәпле, Казанның Мәскәү районында 10:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр суны сүндереләчәк. Бу хакта «Су каналы» предприятиесендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Казанда Һади Атласи урамындагы тарихи йорт янган

Tatar-inform.tatar 

Казанда Һади Атласи урамындагы 2нче номерлы агач йорт янган. Бина тарихи кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объект статусына ия иде. Янгын турында Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова телеграм-каналында хәбәр итте.

Читать дальше...

Наил Мәһдиев Чаллы халкына «Төньяк» гаскәрләр төркеменнән рәхмәт җиткерде

Tatar-inform.tatar 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында булып кайтты. Шәһәр башлыгы аппарат киңәшмәсендә Чаллы халкына Һава десанты гаскәрләре хәрбиләре һәм «Төньяк» гаскәрләр төркеме командованиесе исеменнән күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Мөхәммәт Мәһдиев яңа буынны үз артыннан ияртә алган зур әйдаман булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 95 ел тулуга багышлап, Татарстан Язучылар берлегендә язучыны искә алу кичәсе үтте. Әдәбият галиме Дания Заһидуллина аның белән бәйле истәлекләре, аның эшчәнлеге һәм иҗаты турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Татарстан халкына бәйрәм салатларын саклау сроклары турында искә төшерделәр

Tatar-inform.tatar 

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе республика халкын Яңа ел бәйрәмнәрендә азык-төлек белән агулану куркынычлары турында кисәтте.

Читать дальше...

Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк

Tatar-inform.tatar 

Казан метросы яңа линиясенең беренче участогын төзүгә тагын 1,5 млрд сум бүлеп биреләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *