Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Новости за 03.01.2026

Пенсияләрне инфляциядән түбән булмаган дәрәҗәдә индексацияләү планы расланды

Tatar-inform.tatar 

Россия хакимияте картлык буенча иминият пенсияләрен инфляциядән түбән булмаган дәрәҗәдә индексацияләү принцибын саклап калырга ниятли. Бу хөкүмәт раслаган планнан күренә, дип хәбәр итә «ТАСС».

Читать дальше...

Гыйнварда россиялеләр 15 көн генә эшләячәк, ял көннәре саны -16

Tatar-inform.tatar 

2026 елның гыйнварында Россия халкының ял көннәре саны эш көннәре саныннан артып китәчәк. Гражданнарны 15 эш көне һәм 16 ял көне көтә. Бу хакта Superjob сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин белдерде, дип хәбәр итә «РИА Новости».

Читать дальше...

Чакмагышның Гаилә ялы паркында авыл артистларының концертлары башланып китте

Tatar-inform.tatar 

Башкортстанның Чакмагыш районы Гаилә ялы паркында авыл мәдәният учаклары әзерләгән концерт программалары башланды. 2 гыйнварда беренчеләрдән булып үзәк чыршы сәхнәсендә Үрнәк, Иске Калмаш, Бәшир һәм Калмашбаш авыл Советы үзешчәннәре чыгыш ясады. Үрнәк авыл Советына кергән Аблай авылы мәдәният йортын җитәкчесе Лида Шәяхмәтова-Кодаярова мондый Яңа ел тамашаларының бер матур традиция булуын билгеләде. Ә район үзәгендәге «Заря» хуҗалыгы хезмәт ветераны Розалия Исламова үзенең хис-кичерешләре һәм фикерләре белән уртаклашты. Читать дальше...

Татарстанда юлларда кар көртләре, бозлавык һәм -14 градуска кадәр салкын булуы фаразлана

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда бүген урыны белән буран чыгуы ихтимал. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан секундына 9-14 метр тизлек белән исәчәк, көндезге сәгатьләрдә аның көче урыны белән секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Читать дальше...

Апаста күмәк чаңгы йөреше узачак

Tatar-inform.tatar 

Апаста актив ял сөюче балалар, әти-әниләр, өлкән яшьтәге кешеләр һәм районга кайткан кунаклар өчен саф һавада рәхәтләнеп чаңгыда шуу һәм ял итү мөмкинлеге булдырылачак. Бу хакта «Апас-информ» хәбәр итте.

Читать дальше...

Аксубайда үзәк чыршы янында балалар өчен кышкы уеннар оештырыла

Tatar-inform.tatar 

Мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәткәрләре Аксубайның 1нче номерлы мәктәбе педагоглары белән берлектә район балалары өчен актив һәм файдалы кышкы ял оештыра. Бу хакта «Аксубай» газетасы хәбәр итте.

Читать дальше...

Азнакайда «Чаналар – 2026» фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

6 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында «Чаналар – 2026» креатив чаналар бәйгесе узачак. Анда теләге булган һәркем, шул исәптән оешма-предприятиеләр, клублар, күпфункцияле үзәк командалары катнаша ала. Бу хакта «Азнакай» газетасы хәбәр итә.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *