Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Новости за 13.01.2026

Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 20дән артык территория төзекләндерелә

Tatar-inform.tatar 

2026 елда Әлмәттә «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында 24 йорт яны территориясе капиталь яңартылачак. Хәзерге вакытта проектны гамәлгә ашыруга әзерлек бара. Эшләр юл-төзелеш сезоны башлану белән үткәрелә башлаячак.

Читать дальше...

Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләячәкләр

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлекчәсен модернизацияләргә планлаштыралар Татарстанда 2026 елда тагын 100 почта бүлеген модернизацияләргә ниятлиләр. Беренче чиратта авыл җирлекләрендәге бүлекләр яңартылачак. Бу хакта республиканың цифрлы үсеш министры Илья Начвин хәбәр итте.

Читать дальше...

Яңа ел төнендә Казанның ачык бәйрәм мәйданчыкларына 55 мең кеше килгән

Tatar-inform.tatar 

Яңа ел төнендә Казан гаилә үзәге янындагы һәм Черек күл паркындагы ачык мәйданчыкларга 55 мең кеше килгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Абзалов хәбәр итте.

Читать дальше...

Мөхәммәтшин: Журналистлар дәүләт сәясәтен актив таратучы булып тора

Tatar-inform.tatar 

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлардан Россиянең яңа төбәкләренә, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү чараларын һәм Татарстанда хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына бәйле вакыйгаларны актив яктыртуларын сорады. Бу хакта ул Россия матбугаты көне уңаеннан федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 12 кеше алкоголь белән агуланган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә, 29 декабрьдән 11 гыйнварга кадәр, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр белән агулануның 12 очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан иң күп пенсионерлар яши торган төбәкләр унлыгына керде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Россиянең иң күп пенсионерлар яши торган төбәкләре арасына кергән. Республикада 1,1 миллионга якын пенсия алучы яши. Бу хакта рәсми статистик мәгълүматларны анализлау нәтиҗәләре буенча РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиядә яңа җиңел автомобильнең уртача бәясе 3,48 млн сумга кадәр арткан

Tatar-inform.tatar 

Россиядә яңа җиңел автомобильнең уртача бәясе 10 процентка – 3,48 млн сумга кадәр арткан. Мондый саннарны 2025 елның декабре нәтиҗәләре буенча уздырылган «Автостат Оперативка» матбугат конференциясе вакытында атадылар.

Читать дальше...



Татарстаннан 7 меңгә якын бала кышкы каникул чорында лагерьләрдә ял иткән

Tatar-inform.tatar 

Кышкы каникул чорында Татарстаннан 7 меңгә якын бала лагерьләрдә ял иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда яшәүче пенсионер домофон кодын алыштырыр өчен мошенникка 80 мең сум күчергән

Tatar-inform.tatar 

Казанда яшәүче пенсионер хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык тематик чара узган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре чорында төрле учреждениеләрдә 8 меңнән артык тематик чара узган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Читать дальше...

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә алты кеше пиротехника аркасында имгәнгән

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәре вакытында алты кеше, пиротехник эшләнмәләр кулланганда иминлек кагыйдәләрен бозу сәбәпле, күз җәрәхәтләре алган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда 15 гыйнварда Вахитов районының кайбер урамнарында хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк

Tatar-inform.tatar 

Казанда 15 гыйнварда РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе коллегиясен әзерләү һәм уздыру сәбәпле, Вахитов районының кайбер урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр.

Читать дальше...

Әлмәттә «Күрше» фестивале кысаларында «Әбием әкиятләре» урам спектакле күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

14 гыйнварда Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы ачык һавадагы театр мәйданчыгына әвереләчәк. Биредә «Күрше» кышкы республика фестивале кысаларында Әлмәтнең «Җиңел канатлар» иҗат коллективы «Әбием әкиятләре» урам спектаклен тәкъдим итәчәк.

Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема оешкан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда тотрыклы һәм нәтиҗәле медиасистема оешкан. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Читать дальше...

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында хәзерге вакытта 414 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларны 256 машина чистарткан. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Кырымда сәясәт белгече Ленора Дюльберга әйткән сүзләре һәм китабы өчен 33 мең сум штраф салынган

Azatliq.org 

Аңа Русия Административ хокук бозулар кодексының «экстремистик материаллар җитештерү һәм тарату» һәм «Русия Кораллы Көчләрен дискредитацияләү» маддәләре нигезендә эш ачылган.

Татарстанда 2026 елда «Гаилә» илкүләм проекты буенча 30 объект төзелә һәм ремонтлана

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2026 елда гомуми финанслау күләме 1,94 млрд сум булган 30 объект төзү һәм капиталь ремонтлау планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләренең функцияләрен үзгәртергә тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов мәктәпләрдә сыйныф җитәкчесе вазыйфасын үзгәртергә – аларга остаз статусын беркетергә һәм предмет йөкләнешеннән азат итәргә тәкъдим итте. Депутат РФ мәгариф министры Сергей Кравцовка һәм РФ Хезмәт министры Антон Котяковка тиешле мөрәҗәгатьләр юллады. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Светлана Ганиева Татарстанны Бәйрутта «Мисс Европа 2026» бәйгесендә тәкъдим итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы вәкиле Светлана Ганиева 6 февральдә Ливан башкаласы Бәйрут шәһәрендә узачак «Мисс Европа 2026» дәрәҗәле конкурсының финалында катнашачак.

Читать дальше...

Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп Денис Дзьоник билгеләнде. Ул гражданлык һәм чит ил гражданнарын теркәү мәсьәләләре белән җитәкчелек итәчәк. Аны билгеләү турындагы указга Владимир Путин кул куйды.

Читать дальше...

«Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итәләр

Tatar-inform.tatar 

Россия Журналистлар берлеге мәгариф, мәдәният һәм сәламәтлек саклау тармакларында гамәлдә булган инициативаларга охшаш «Земство журналисты» программасын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәбәр итте.

Читать дальше...

Кукмарада Ватанны саклаучылар көненә гуманитар ярдәм җыю акциясе башланды

Tatar-inform.tatar 

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Кукмараның «Кукмара сугышчан туганлыгы» хәрби хәрәкәтләр ветераннары иҗтимагый хәрәкәте волонтерлары хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю буенча акция башлап җибәрде. Яңа ел посылкаларын җибәргәннән соң ук активистлар яңа йөк формалаштыра башлады – инде 23 февральгә.

Читать дальше...

Новокузнецк бала тудыру йортында яңа туган сабыйларның үлеме турындагы хәбәрләр тикшерелә

Tatar-inform.tatar 

Росздравнадзор Яңа ел бәйрәмнәре вакытында яңа туган балаларның үлеме турындагы хәбәрләрдән соң Новокузнецк бала тудыру йортында медицина ярдәмен оештыруны тикшерә башлады. Бу хакта ведомствода хәбәр итәләр.

Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *