Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Новости за 01.02.2026

Миронов: Төзелеш кассалары аша торак алу ипотекага караганда 2,5 тапкырга арзанрак

Tatar-inform.tatar 

Ипотека кредитлары урынына төзелеш саклык кассалары аша торак сатып алу гражданнарга якынча 2,5 тапкырга арзанракка төшә. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов белдерде, дип яза «ТАСС».

Читать дальше...

Владимир Крикунов: Россия җыелма командасы Олимпия уеннарының төп фавориты булыр иде

Tatar-inform.tatar 

Хоккей буенча Россия җыелмасының элеккеге баш тренеры Владимир Крикунов Россия җыелма командасы Олимпия уеннарының төп фавориты булыр иде, дип белдерде. Аның сүзләрен «Чемпионат» китерә.

Читать дальше...

Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләүне тәмамлый

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләүне төгәлли, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

Читать дальше...

Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белемнең яңа моделе белән стратегия әзерләүне тәмамлый

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләүне төгәлли, дип хәбәр итте РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

Читать дальше...

Миңнеханов Татарстан һәм Оман арасында үзара сәүдә күләмнәрен арттыруның мөһимлеген әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга эш визиты белән килде, анда Солтанлыкның Инвестиция агентлыгының махсус киңәшчесе Мөлхәмм Әл-Джарф белән очрашты. Миңнеханов ассызыклаганча, республика Россия һәм Солтанлык арасында дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен Оман белән хезмәттәшлекне ныгытуга зур әһәмият бирә. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Читать дальше...

Казанда бер тәүлектә кар җыюга комачаулаган 48 автомобильне эвакуацияләгәннәр

Tatar-inform.tatar 

Соңгы 24 сәгать эчендә Казан урамнарыннан тыелган урыннарга куелган һәм коммуналь хезмәткәрләрнең эшен чикләгән 48 автомобильне штрафстоянкаларга эвакуацияләгәннәр. Бу хакта шәһәрнең Транспорт буенча комитетында хәбәр итәләр.

Читать дальше...

Мошенниклар россиялеләргә эш бирүчеләр исеменнән зарарлы файллар җибәрә башалаган

Tatar-inform.tatar 

Мошенниклар россиялеләргә эш бирүчеләр исеменнән зарарлы apk-файллар җибәрә башлаган. Бу хакта ТАСС агентлыгына РФ Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр итәләр.

Читать дальше...



Чүпрәле фермеры Равил Бикчуров: Шикәр комының үзкыйммәте 35 сумнан да артырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

Чүпрәле районы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе, КФХ башлыгы Равил Бикчуров фикеренчә, шикәр комының үзкыйммәте 30-35 сумнан артырга тиеш түгел. Бу хакта ул Татарстанның фермерлар, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе корылтаенда сөйләде.

Читать дальше...

Социаль челтәрдәге аккаунт мошенниклар кулына эләксә, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

Социаль челтәрдә яки мессенджердагы аккаунт җинаятьчеләр кулына эләгү – бу язышу мөмкинлеген югалту гына түгел. Җинаятьче кулланучы исемен һәм аның элемтәләрен мошенниклыкта куллану мөмкинлеге ала, дип билгеләп үткән «RT» белән әңгәмәдә МИРЭА РТУ ясалма фәһем лабораториясе мөдире Юрий Силаев.

Читать дальше...

Татарстан халкын кабат шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда катлаулы һава торышы саклана. Шуңа бәйле рәвештә республиканың Дәүләт автоинспекциясе халыкка торак пунктлардан читкә чыкмаска һәм мөмкин булганча шәхси автомобильләрдән файдаланмаска киңәш итә.

Читать дальше...

Әлмәттәге драматургия лабораториясенең финал өлеше башланды

Tatar-inform.tatar 

31 гыйнварда Татарстанның нефть башкаласында уздырыла торган заманча драматургия семинар-лабораториясенең финал өлеше башланды. Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында дәрәҗәле жюри беренче ике эскизны карады. Бу хакта Резеда Шамсуллина хәбәр итә.

Читать дальше...

Константиновкада яшәүче хатын-кыз Бастрыкинга сукбай этләрдән зарланган

Tatar-inform.tatar 

Константиновка бистәсендә яшәүче хатын-кыз «ВКонтакте» аша Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать иткән, ул хуҗасыз этләрне тоту эшенең начар оештырылуы турында белдергән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россия халкы февральдә тугыз көн ял итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Биш көнлек эш атнасы буенча эшләүче россиялеләрне февральдә, ял көннәрен һәм бер бәйрәм көнен исәпкә алып, тугыз көн ял көтә. Бу хакта «SuperJob» сервисының юридик практикасы җитәкчесе Александр Южалин хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».

Читать дальше...

Володин 1 февральдән социаль түләүләрнең артуы турында искәртте

Tatar-inform.tatar 

1 февральдән Россиядә 40 тан артык социаль түләү һәм пособие 5,6 процентка индексацияләнде. Моның өчен барлык кирәкле акчалар бюджетка салынган, дип белдерде Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин. Бу хакта «Российская газета» яза.

Читать дальше...

Түбән Камада «Шәһәр-бакча» проекты кысаларында экскурсияләр һәм фикер алышулар узды

Tatar-inform.tatar 

Түбән Камада «Шәһәр-бакча. Татнефть Энергиясе» паблик-арт презентациясе кысаларында экскурсияләр узды. Гидлар мәктәбен тәмамлаган дүрт кыз шәһәр тарихының һәм үсешенең төрле яклары белән таныштырды.

Читать дальше...

Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без -ТАТАРЛАР» исемле әдәби клуб ачылды

Tatar-inform.tatar 

Әгерҗедәге балалар китапханәсендә «Без – ТАТАРЛАР» исемле әдәби клубны ачу тантанасы узды. Чарада 2, 3, 4нче мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Бәйрәмгә Габдулла Тукайның әкият геройлары Су анасы, Күбәләк һәм Былтыр кунакка килгән иде. Алар әзерләгән биремнәрне балалар зур теләк белән башкардылар, төрле уеннарда катнаштылар. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Марат Әхмәтов һәм Илсур Һадиуллин Бөгелмәдә Һади Атласига багышланган кичәдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Бөгелмәдә җәмәгать эшлеклесе, тарихчы-тюрколог, педагог Һади Атласиның 150 еллыгына багышланган чара кысаларында булды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

Читать дальше...

Чирмешән районында 308 яшь әнигә 50шәр, 100әр мең сум акча биргәннәр

Tatar-inform.tatar 

Чирмешәндә «Демография» һәм «Гаилә» милли проектлары кысаларында 2018 елда кабул ителгән карар нигезендә авыл җирендә яшәүче 308 яшь әни бер тапкыр бирелүче түләү алган. Бу хакта «Безнең Чирмешән» хәбәр итә.

Читать дальше...

Норлат волонтерлары тырышлыгы белән чираттагы гуманитар ярдәм юлга чыккан

Tatar-inform.tatar 

31 гыйнварда Норлат волонтерлары һәм битараф булмаган райондашлар тырышлыгы белән, 109нчы (2026 елда 5нче) гуманитар ярдәм партиясе юлга чыкты. Бу хакта «Яшел Үзән» сайты хәбәр итә.

Читать дальше...

Хиҗап көне: Сайлау һәм сынау

Azatliq.org 

1 февраль Халыкара хиҗап көне билгеләнә. Аның төп максаты — мөслимәләр өчен хиҗапның, яулыкның әһәмиятен аңлату, җәмгыятьтәге стереотипларны җимерү. Бу көн мөслимәләрнең яулык бәйләп йөрү хокукын яклау нияте белән гамәлгә куелган. Азатлык радиосы Татарстаннан китәргә мәҗбүр булган берничә яулыклы мөслимә белән сөйләшеп, башка илләрдә хиҗапка карата мөнәсәбәт, җәмгыятьнең кабул итүе һәм мөслимәләрнең үзләрен ничек хис итүе турында фикерләрен белеште. Дөнья хиҗап көне – Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан рәсми танылган көн түгел... Читать дальше...





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *