Арчада үзара салым акчасына юл салганнар һәм урамнарны яктыртканнар
(Арча, 24 ноябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның Арча районында үзара салым программасы нәтиҗәсендә юлсызлык, яктыртылмаган кварталлар һәм тиешсез урында чүп-чар проблемалары чишеләчәк. Биредә яшәүчеләрнең үз акчаларына Казансу елгасы янындагы территория төзекләндерелгән, җәмәгать тәртибен саклау өчен видеокамералар урнаштырылган, чишмәләр төзекләндерелгән.
<~>«Арчада үзара салым программасы 2016 елда эшли башлады. Дүрт ел эчендә халыктан 20 млн сумга якын акча җыелган. Бер кешедән елына 300 сумга кадәр акча җыела. Халыкның бер сумына республика бюджетыннан 4 сум өстәлә. Программа буенча җәлеп ителгән акчаның гомуми суммасы 100 млн сумга якын тәшкил итә. Җыелган акчалар көнүзәк проблемаларны хәл итүгә юнәлтелгән», — дип сөйләде Арча Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов.
<~>Үзара салым программасын гамәлгә ашыра башлаганнан бирле шәһәрдә гражданнар акчасына яр буе полосасында яшел үсентеләрне кискәннәр һәм Казансу елгасының парк зонасы төзекләндерелгән. Урамнарны яктыртканнар, грунт юлларын актив төзекләндерү эшләре алып барыла.
<~>Барлыгы 927 энергия саклаучы һәм 205 диодлы яктырткыч урнаштырылган, 7 чакрымнан артык яктырткыч үткәрү челтәре салынган, яңа 80 металл һәм 42 тимер-бетон баганага алыштырылган. Җирлекнең 48 урамында юл өслеге төзекләндерелгән.
<~>«Агымдагы елда шулай ук каты көнкүреш калдыкларының алты контейнер һәм бункер мәйданчыкларының нигезләре һәм коймалары төзекләндерелгән, 9 янгын гидранты куелды. Киләсе елда 28 урамда юлларны төзекләндерергә, вак таш җәяргә планлаштырабыз», — диде Рөстәм Касыймов.
<~>