Беренче татарча-төрекчә сүзлекнең автордашы Хәлил Ачыкгөз вафат
(Истанбул, 28 ноябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Беренче татарча-төрекчә сүзлекнең автордашы һәм фәнни мөхәррире, Истанбул университеты галиме Хәлил Ачыкгөз озакка сузылган авырудан соң 67 яшендә вафат булды. Бу хакта галим Намык Ачыкгөз хәбәр итә.
Хәлил Ачыкгөз КФУда госманлы төрекчәсе дәресләре алып барды. Татарстанда беренче булып төрек теле курслары ачты. Төркиядә Татарстанны һәм татарларны танытуга зур тырышлык куйды.
РФ Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институты галимәсе Әлфинә Сибгатуллина Хәлил Ачыкгөзнең вафатын зур югалту дип бәяли. Галимнең эшчәнлеге хакында: “Хәлил агай Казан, Чаллы шәһәрләрендә төрек лицее һәм гимназияләре ачуга зур өлеш кертте. Аның белән Алабугада төрек китапханәсе булдырдык. Алабуга татар гимназиясендә төрек теле укытуны оештырдык. Ул бик күп татар яшьләренең Төркиядә белем алуларына юл ачты”, – дип сөйләде.
Мәрхүм галим, тел белгече буларак, төрки дөнья һәм Татарстан филолог галимнәре белән тыгыз мөнәсәбәттә яшәде. Аның ярдәме белән Төркиядә яшгән күренекле татар шәхесләре хакында тикшеренүләр үткәрелде, фәнни мәкаләләр язылды.
Төркиянең Кавказ университеты галимәсе Чулпан Зарипова – Четин Хәлил Ачыкгөзнең өендә татар галимнәренең бик еш кунак булын искә алып, кайгынамәсендә шундый җөмләләр язган: “Синең өең бөек Ефәк юлы кебек иде. Бөтен төрки дөнья сиңа җыела торган иде, әмма син татарларга аеруча игътибарлы булдың. Үзең дә татарча сөйләшә идең...”