Чирмешән аграр техникумы укытучысы һөнәри осталык чемпионатында көмеш медаль алган
(Чирмешән, 29 ноябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Марат Гомәров). Чирмешәннән Георгий Тудияров инвалидлар һәм сәламәтлекләре чикле кешеләр арасында Мәскәү шәһәрендә узган “Абилимпикс” һөнәри осталык илкүләм чемпионатыннан көмеш медаль яулап кайтты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әлеге бәйге финалында чемпионатның төбәк этабы җиңүчеләре “Мәктәп укучылары”, “Студентлар“, “Белгечләр” категорияләрендә көч сынашкан.
Эретеп ябыштыру компетенциясендә Татарстан Республикасы данын яклаган Чирмешән аграр техникумы укытучысы Георгий Тудияров Россия күләмендә икенче урынга ия булган һәм көмеш медаль белән бүләкләнгән. Бу аның икенче медале.
"Бирем җиңелләрдән түгел, 18 калын металл кисәкләре кулланып, ике төрле ысул белән башкарырга иде эшне. Моңа дүрт сәгать вакыт бирелде. Килеп чыкты, эшем жюрига ошаган бугай", - ди техникумда эретеп ябыштыру һәм электрчы серләрен өйрәтүче 65 яшьлек укытучы.
Гомумән, әлеге чемпионатта Татарстаннан 90 кеше 43 һөнәри компетенция буенча көч сынашкан. Гомумкоманда беренчелегендә безнең республика командасы, мәскәүлеләрдән генә калышып, икенче урын яулаган. Әлеге җиңүдә, әлбәттә, якташыбыз Георгий Сергеевичның да өлеше бар.