Фәрит Мөхәммәтшин Инстаграмда татарстанлыларны кабул итте
(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин беренче тапкыр Instagram социаль челтәрендә туры эфирда гражданнарны кабул итте. Чара партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды. «Бердәм Россия»нең Instagram-аккаунтында трансляция оештырылды. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Дәүләт Советы Рәисенә туры эфир вакытында бик күп сораулар һәм мөрәҗәгатьләр килде. Алар мәгариф, мәгълүматлаштыру һәм элемтә, җәмәгать транспорты, авыл хуҗалыгы, салым законнары, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә кагылышлы иде.
Аерым алганда, татарстанлылар «Безнең ишегалды» программасының гамәлгә ашырылуы белән кызыксынды. «Микрорайон халкына уңайлы шартлар тудырылырга тиеш. Бу юнәлештә актив эш алып барыла», – дип ышандырды Мөхәммәтшин.
Студентларның җәмәгать транспортында йөрүенә бәйле рәвештә, парламент башлыгы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан транспорт грантын финанслауны ике тапкыр – елына 30 млн сумнан 60 млн сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителүен әйтте. Уку отличникларына да матди ярдәм күрсәтелә. Мохтаҗ студентларга грантлар бирү мәсьәләсе карала.
«Республикада гаиләләрнең керемнәре төрлечә. Грантларны керемнәре билгеле бер чиктән түбәнрәк булган кешеләргә тапшыру планлаштырыла. Яшьләр үзләре дә мондый алымның гаделлеген билгеләп үтә», – диде Мөхәммәтшин.
Парламент башлыгы күп кенә мәсьәләләрнең илкүләм проектларны гамәлгә ашырганда хәл ителәчәген әйтте.