«Буа: Диалог киңлеге» фестиваленә унлап илдән театрлар килүе көтелә
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). 2020 елның 16-23 маенда «Буа: Диалог киңлеге» IV Халыкара милли театрлар фестивале узачак. Анда унлап илдән театрлар килүе көтелә. Театрның сәнгать җитәкчесе Раил Садриев Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.
Фестивальдә Кытай, Белоруссия, Молдова, Германия, Иран, Сербия, Казахстан, Үзбәкстан һәм Украина коллективлары катнашырга теләк белдергән.
Фестиваль дәвамында чарада катнашучылар өчен дә, тамашачылар өчен дә бай мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары ярдәмендә Казан, Ульяновск һәм якын-тирә районнардан фестиваль тамашачылары өчен трансфер оештырылачак.
Әлеге фестивальнең, барыннан да элек, шунысы зур әһәмияткә ия: ул Россия Федерациясе, якын һәм ерак чит илләрдәге барлык милли театр коллективларын да үз байрагы астына җыя. Алар арасында рус, монгол, төрки телле һәм фин-угор театрлары бар.