Казан белгечләре Чирмешән районының Әмир авылы тарихын өйрәнде
![Казан белгечләре Чирмешән районының Әмир авылы тарихын өйрәнде](https://tatar-inform.tatar/attachments/a12a1264aa6fe5154f792f7fc74c05932d45af3c/store/fill/780/440/afbe2645b92d66cdd23b11c35222fb8ad2378bd3e43b508b4b228ad41895/b1.jpg)
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм Фәннәр академиясе белгечләре Чирмешән районының Әмир авылының тарихын өйрәнде, милли ризыклар белән танышты, рецептларын сорашты, кул эшләнмәләрен җентекләп тикшерде, фотога төшерде. Бу турыда Бөтендөнь татар конгрессы «Безнең Чирмешән» сайтына сылтама белән хәбәр итә.
«Җәймә», «пирог», «кош теле», чиккән кулъяулыклар, ашъяулыклар, сәхнәдә башкарылган «подгорный» бию — болар барысы да Әмирдә узган фольклор — этнографик экспедициясендә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
«Безгә барысы да кызык, — ди әлеге үзәкнең бүлек мөдире Рәмзия Гайфетдинова. — Шушындыйрак экспедицияләр белән башка районнарга да барабыз. Һәр төбәкнең — үз гореф — гадәтләре, үз һөнәр ияләре, үз җырлары һәм биюләре. Менә сездә Түбән Кәминкә апалары һәм авылыгыз үзешчәннәре «подгорный» биеп күрсәтте. Бер бию, ә төрлечә башкаралар. Милли ризыклардан да авыз иттек.
-Мин бу әйберләрне күптән түгел генә таптым, — ди Әнисә апа. — Аларны әби, бәлки әни (ред. Агита Дәүләтшина) яшь чагында чиккән булганнардыр. Күпме гомер узса да, таушалмаганнар, төсләре дә ничек бар, шулай сакланган.
Гөлнур апа Харисова чиккән кулъяулыкларны да әле берсе, әле икенчесе кулларына алып карады, сокланды. Алай гына да түгел, нинди җепләр куллануы, рәсемнәрне кайдан алуы, ничек төшерүе, чигү техникасы турында җентекләп сорашты.
Әмирлеләр этнографларга юрган сыру буенча да мастер-класс күрсәтте, бавырсак пешерү серләрен дә өйрәтте, каз канатыннан май канатын да ясап күрсәттеләр.
Кунаклар әмирлеләргә, район мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәтләрен белдереп, бик канәгать булып киттеләр. Һәм безнең бай тарихлы, күпмилләтле районга җәй көне берничә көнгә үк килергә вәгъдә иттеләр.