Вологдага реставрациягә җибәрелгән Олы Елга мәчетенә яңа нигезне май аенда салачаклар
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Оксана Романова). Татарстанның Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 1879 елда төзелгән, ә узган ел башында Вологда өлкәсенә реставрациягә җибәрелгән агач мәчет өчен яңа фундамент быел май аенда җылыту белән салыначак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында агач сәнгате җәүһәрләрен архитектор-реставрацияләүче Александр Попов хәбәр итте.
«Мәчетне җыябыз инде, тышкы столяр эшләре башкарылды, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге борыс әзер. Бураны төгәлләгәч, манара һәм кайчыларын ясый башлаячакбыз, әмма әлегә җирдә эшләячәкбез», - дип сөйләде реставрация барышы турында Александр Попов.
Олы Елга авылында яңа нигездә, планлаштырылганча, агач мәчет бу елның җәй башында яңадан җыелачак.
Мөселман агач сәнгате җәүһәрен яңарту өстендә архитектор-реставратор, Дәүләт премиясе лауреаты Александр Попов җитәкчелегендә 11 оста инде бер ел эшли. Проект нәкъ бер ел элек, реставратор Татарстан авылында мәчетне сүтүгә керешкәч башланган иде.