Түбән Камада якшәмбе мәктәпләре фестивалендә рухи темага язылган әсәрләр башкардылар
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада дүртенче тапкыр чиркәүләр карамагындагы якшәмбе мәктәпләре фестивале үтте. Балалар һәм өлкәннәр шәһәр халкына игелек һәм мәхәббәт турында кечкенә өч спектакль күрсәтте, танылган композиторларның рухи темага язылган әсәрләрен башкардылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Катнашучыларның башкару осталыгы камилләшә баруы сөендерә, сез костюмнарны гына карагыз, — ди Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов. — бирсен Ходай, мәктәпләребезнең тагын да киңәю мөмкинлеге булсын иде, владыка Игнатий сәламендә дә әйтелгәнчә, Ходай сүзе һәр гаиләдә яңгырасын».
Хәзерге вакытта Түбән Камада Кызыл Чишмә бистәсендә, шәһәр гыйбадәтханәсендә, Олы Афанас авылы мәхәлләсендә һәм «Фактория» сәүдә базасындагы чиркәүдә якшәмбе мәктәпләре эшли. Анда шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр дин нигезләрен өйрәнә, аралашу күнекмәләрен ныгыта, кул эшләре һәм театр осталыгы буенча дәресләр алалар, ата-аналар белән берлектә сәяхәтләргә чыгалар.
«Фактория» сәүдә базасындагы Роман Сладкопевец гыйбадәтханәсендәге мәктәптә профессиональ педагоглар балаларга вокал дәресләре дә бирә.
Атнага бер көн — якшәмбе генә ял итүләренә карамастан, балалар чиркәүгә гыйбадәткә килә, аннары исә дин нигезләре буенча дәресләргә таралыша.