Мәскәү–Казан трассасын «Моника», «Өчпочмак», «Юл» дип атарга тәкъдим итәләр
(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). М12 Мәскәү–Казан яңа тиз йөрешле трассасы өчен исем сайлау акциясе кысаларында Россия кешеләре «Автодор» дәүләт компаниясенә 95 атама тәкъдим иткән. Бу хакта компания социаль челтәрдәге битендә язды.
«Иң оригиналь исем «Моника» варианты дип табылды. Бу Мәскәү, Түбән Новгород һәм Казаннан беренче ике хәрефләрен кыскартып алудан кушып ясалган», — дип аңлаттылар компаниядә.
Тәкъдим ителгән вариантлар арасында милли ризык исемнәре дә бар. Мәсәлән, «Чәкчәк», «Хачапури» һәм «Өчпочмак».
Моннан тыш, акциядә катнашучылар тарих һәм мәдәният белән бәйле исемнәр тәкъдим иткән. Аерым алганда, «Юл», «Сөнгир» (Владимир шәһәре янында борынгы кеше тукталган урын), «Алтын» (рус акча системасы номиналы) вариантлары бар.
Иң популяр биш атама исемлегенә «Казан», «Көнчыгыш», «Евразия», «Чулман» һәм «Дуслык» кергән.