Миңнеханов һәм Чемезов Казан мәктәпләрендә беренче фандоматларны сынап карады
(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанда савытлар кабул итү буенча фандоматлар — автоматлар урнаштыру буенча «РТ-Инвест» сынау проекты эшли башлады. Яңа проект 181нче мәктәптә тәкъдим ителде. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.
«Безнең ишегалды» программасында чүп-чарны аерым җыю блогы каралган. Иң мөһиме — кеше, ләкин безне яңадан тәрбияләү катлаулы. Ә балалар үзләре бу җайланмадан кулланачак һәм өлкәннәрне «мәҗбүр итәчәк». Балалар — безнең төп ярдәмчеләребез, алар үрнәгендә без алга таба хәрәкәт итәчәкбез. Без калдыклар саклагычлары ничек тулганын күрәбез, ләкин аерым җыюны һәм утильләштерүне кертмәсәк, зур шәһәрләрдә вазгыять бик катлаулы булачак. Без бу программа буенча системалы рәвештә барабыз», — диде журналистларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Чүпне аерым җыю этабының берсе — мәктәпләрдә, гомуми кулланылыштагы урыннарда, спорт комплексларында, бассейннарда шундый фандоматлар урнаштыру, дип аңлатты Сергей Чемезов. «Шуның белән бергә безнең һәрберебез экологик чиста ил булдыруга билгеле бер өлеш кертә ала», — диде «Ростех» башлыгы.
Кунаклар шәхсән автоматларны сынап карый һәм аларның нәтиҗәле эшләренә инана алды. Мәсәлән, сыеклык салынган шешәләр кабул ителми.
Фандомат 0,25 тән алып 2 л га кадәр сыйдырышлы эчемлектән бушаган алюминий банкалар һәм пластик шешәләр кабул итә һәм уникаль кодлы чек бирә. Аны tara-sbor.ru сайтында теркәргә кирәк. Нәтиҗәләр буенча оештыручылар иң күп санда тара тапшырган 10 җиңүчене һәм һәм биш мәктәпне билгеләячәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Җиңүчеләр балларны партнерлардан кыйммәтле призларга алыштыра алачак.
Волгоградта җыелган беренче 20 фандомат бөтен Казан буенча мәктәпләрдә урнаштырылачак. «Буш савыт тапшыр һәм бүләк ал!" акциясе уку елы ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Җайланмалар калдыклар туплау мониторингының төбәк системасына тоташтырылачак. Шуның ярдәмендә Татарстанның көнбатыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы «ПЖКХ» идарәче компаниясе тиз арада чималны сортларга аеру станцияләренә алып барачак һәм аларны эшкәртүчеләргә җибәрәчәк.