Әлмәт ветеранының югалган орденын тапканнар
(Әлмәт, 31 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт танкистлары берлеге вәкилләре Колшәрип авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Газизовның югалган орденын кире кайтарды. Ветеран инде вафат булу сәбәпле, бүләк аның улы Азат Газизовка тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Орденны оныгы белән танкистлар берлеге әгъзасы Азат Муллагалиев комлыкта табып алган. Орденны әүвәлге хәленә кире кайтардылар, һәм хәтта солдатның хәрби юлын билгеләделәр. Азат Муллагаливны танкистлар берлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләделәр
Ул «Батырлык» ордены кавалеры, Танкистлар берлеге рәисе Рамил Бәдретдинов белән берлектә орденның хуҗаларын табарга карар кылып, Россиядә «Бүләкләргә — икенче тормыш» беренче хәрәкәтен оештырып җибәргән. Бүгенге көндә инде 4 сугышчан бүләккә запрос җибәрелгән.
Кичә шулай ук Колшәрип авылында сугыштан соң гомерләре өзелгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларының исемнәре язылган стенд ачылды. Бу инде районда ачылган өченче стенд.
Тантаналы чара Мәдәният йортында узды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов, авыл җирлеге башлыгы Татьяна Бурмистрова, авыл халкы һәм мәктәп укучылары катнашты.