Чүпрәле аграрийлары Рөстәм Миңнехановны урып-җыю вакытында районга чакырды
![Чүпрәле аграрийлары Рөстәм Миңнехановны урып-җыю вакытында районга чакырды](https://tatar-inform.tatar/attachments/5f9a5decd0cae2ed26075ba420bb70d89460d0cf/store/fill/780/440/ee07baf7be91bfdcfa91c36d739ac0df02cb5b81f4d6717665c19376003b/print_6395479_4573422.jpg)
(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында эш сәфәрендә булды. Анда ул «Цильна» ҖЧҖ ындыр табагы эше белән танышты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ындыр табагының гомуми мәйданы — 5 га, биредә орлыкчылык белән шөгыльләнәләр. Территориядә ашлык складлары, автоүлчәү, ашлык эшкәртү комплекслары һәм ашлык киптерү җайланмалары урнашкан.
Районда чәчүлекләр мәйданы 62,4 мең га тәшкил итә. Хәзерге вакытта туфрак эшкәртелгән һәм уҗымнар тукландырылган. Район тулысынча чәчү материалы белән тәэмин ителгән.
Рөстәм Миңнеханов игенчеләр белән чәчү барышы, авыл хуҗалыгы техникасы эше һәм минераль ашламалар турында сөйләште. Механизаторларның берсе аңа районда яхшы уңыш көтелүе турында сөйләде һәм районга урып-җыю вакытында да килергә чакырды.
Татарстан Президенты «Җаббаров Ф.Ф.» шәхси эшмәкәр сөт эшкәртү цехында булды. Фәнил Җаббаров аңа җитештерү куәтләре, шулай ук предприятиенең сөт, эремчек, каймак, йогырт һәм башка продуктлар җитештерүе турында сөйләде. Товарлар Чүпрәле районы кибетләрендә һәм Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла.