Әминов башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектын кертергә теләүчеләрне тәнкыйтьләде
(Казан, 5 май, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Яңа гасыр« телевидениесе генераль директоры Илшат Әминов башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктант язучыларны тәнкыйтьләде. Бу хакта фикерен ул «Семь дней» тапшыруында белдерде. Диктантны 25 апрельдә язганнар.
Тапшыруда төньяк-көнбатыш диалектында диктантның бер өлеше яңгырады. Аны Башкортстанда танылган язучы, сатирик Марсель Сәлимов укыды. «Экраннар алдында утырган һәр татар „нинди башкорт теле булсын бу, бу әдәби татар теле бит“ диячәк һәм хаклы да булачак», — ди Илшат Әминов.
Диктантның өч дәрәҗәдә узган: башкорт телен башлап өйрәнүчеләр, башкорт телендә иркен аралашучылар һәм башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында сөйләшүчеләр өчен. «Мондый хәлнең әле булганы юк иде. Акцияне оештыручылар сүзләренчә, башкорт теленең төньяк-көнбатыш диалектында диктантны 50 меңнән артык кеше язган. Алар диалектның башкортлар арасында зур ихтыяҗга ия булуын әйтә», — ди Әминов.
Тапшыруда Башкорт дәүләт университетының тарих кафедрасы доценты, тарих фәннәре кандидаты Искәндәр Сәетбатталовның Уфа форумында чыгышы күрсәтелә. Ул Башкортстанның татарлар яшәгән районнарында төньяк-көнбатыш диалектын башкорт халкының икенче рәсми әдәби тел итеп танырга тәкъдим итә. «Моның өчен сәяси ихтыяр да кирәк. Бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк», — ди Сәетбатталов.
Илшат Әминов Искәндәр Сәетбатталовның «Башинформ» агентлыгында да "төньяк-көнбатыш диалект" хакында язганын әйтте. “Бу листовкаларда, аноним телеграм-каналда да түгел, берәр коймада да түгел, ә Башкортстанның дәүләт агентлыгы сайтында!" - ди ул.
ТНВ генераль директоры бу чыгышны һәм мәкаләне провокация дип атады. “Башкортстанның дәүләт грантларын алган яшь галим ник провокация кузгата, наданлыгын күрсәтә? ...еш кына Башкортстан Республикасының дәүләт басмаларында, дәүләт телеканалларында кайбер галимнәрнең публикацияләрендә татарларның, татар зыялыларының негатив образы чагылыш таба булып чыга? Белә торып, провокацион белдерүләр чыга, каядыр ярымтоннар, каядыр шуңа ишарәләр белән. Ләкин шактый конкрет аңлашыла: яхшы күршедән дошман образы формалаша", - диде Әминов.