Чирмешән районында 15 меңгә якын агач утыртылган
(Чирмешән, 18 май, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Санитар-экологик икеайлык барышында Чирмешән районында 15 меңгә якын агач һәм куак үсентеләре утыртылган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Тугыз меңнән күбрәк агач үсентесе Светлогорскида тамыр җибәрә. Кара Чишмә авылында 4400 төп чыршы, нарат, карагач үсентесе утыртканнар, алар тугайда бакча башларында туфракка күмдерелгән.
«Быел үзсалым акчасының бер өлешен авылларны яшелләндерүгә тотарга килешкән идек. Кара Чишмәдә дә, Түбән Кәминкәдә дә 4400әр төп үсенте тамыр җибәрәчәк», — ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков.
Түбән Кәминкә авылында да, Сабан туе уздыру өчен, чыршы, нарат, карагач белән әйләндереп алынган махсус мәйданчык булачак. Үсентеләрне урманчылар утыртып бирде.
Шешминка авылында да урманчылык янында парк ясадылар, биредә 900 төп карагач һәм чыршы тамыр җибәрә. Лашманлылар авыл урамнарына слива, чия, миләш кебек җимеш агачлары утырткан.
Туймәт авылы әрәмәлеге яр буенда дистәләгән нарат, чыршы, Чирмешәннең Заречная, Береговая урамнарында тирәк, шомырт, юкә, чыршылар үсәчәк. Югары Чегодай авылының элеккеге мәчет урынында 20 төп юкә утыртырга планлаштыралар.